«Сәламәтлек» клубында очрашу (18+)
16 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубының чираттагы очрашуы үтте. Клуб утырышында ТРның атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Николаевич Зотов катнашты. Очрашуның темасы – остеопороз – хатын-кыз скелетында иң еш очрый торган тайпылышларның берсе. Бу проблема белән өлкән яшьтәге нәфис затларның 80%ы интегә, ә күп илләрдә гомер озынлыгы арту белән бәйле рәвештә соңгы елларда ул ир-атларда да күзәтелә башлады. Александр Николаевич ни сәбәпле әлеге авырудан интегүчеләр саны елдан-ел арта баруы, аны дәвалап буламы-юкмы икәнлеге, булдырмас өчен нишләргә һәм ничек дәваланырга кирәклеге турында сөйләде. Табиблар актив хәрәкәт һәм дөрес туклануны остеопороз белән төп көрәш ысулы дип саный. |